Яраткан кешегэ туган кон котлаулары

Яраткан кешегэ туган кон котлаулары

  • Юбилей (ир-атка)

    Кыйммәтле ташларны елтыратыр өчен станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен мичләрдә яндыралар, агачлардан нәрсәдер ясар өчен ничә тапкырлар эшкәртәләр.

    Ә кешене? Ә кешене — кеше итү өчен? Кешене кеше итү өчен —сыныйлар. Язмыш моны үзенчә, үз кагыйдәләренчә башкара. Кемнәрнедер дан-дәрәҗәгә күмеп карый, кемнәргәдер исәпсез-хисапсыз мал бирә, байлык, акча китерә, кемнедер хәсрәт белән, авыру белән камчылый. Ә кайберәүләргә барысын да өеп ташлый. Кеше сынала. Тик кешеләр дә шундый сынауларны горур үтеп, чын мәгъгәсендә Кеше була аламы соң?

    Була, әйе була. Минем моңа дәлилем дә бар. Тормышның төрле почмагын айкап-чайкап, һәр сынавын җилкәсендә тоеп ЗУР КЕШЕ булган туганым ул – син, . . Сине дан да тәккәберләтмәгән, байлык та өскә чөймәгән, борчулар да башыңны имәгән. Син – язмыш сынауларын тиешенчә бәяләп, сабыр холыклы, йомшык фигыльле, хөрмәтле кеше булып бүгенге көнгә килдең. Син – булдыклы уңган гына түгел, син якын, яраткан һәм хөрмәтле безнең өчен. Без синең белән бик горурланабыз. Сиңа шушы бәйрәмеңдә бары саулык һәм чиксез гомер телибез. Ямь, дәрт, хөрмәт белән һәрвакыт шулай балкып тор.

    Бер яше тулган сабыйның туган көне уңаеннан әти-әнисенә котлау сүзләре

    Улыгызның бер яшьлек туган көне белән ихластан тәбриклибез.

    Сизелми дә үткән бер ел. Булачак олы кешенең гомереннән бер ел. Шулай, кеше гомере белән чагыштырганда бер ел бик аз кебек тоела. Ә уйласаң, ни кадәр ачыш, сөенеч, куаныч, борчылу белән тулы вакыт. Әле кайчан гына исән-сау туса иде дип йөргән бала бер ел эчендә утырырга гына түгел, йөрергә дә, еларга гына түгел көләргә дә, сөйдерергә дә, үзенә кирәген аңлатырга да өйрәнеп беткән. Нибары бер ел! Искиткеч.

    Беренче елмаю, беренче көлү, беренче адым һәм, ниһаять, беренче «әннә»-«әттә» — барысы да сәламәт булырмы, утырырмы, йөрерме, сөйләшерме, авырмыймы кебек борчуларның бөтенесен бер мизгелдә оныттырырлык гамәлләр. Бәхетле гамәлләр.

    Киләчәктә дә шундый гамәлләрнең чиксез, елларының сансыз булуын телибез!

    Туган көнгә шәп котлау

    Туган көнең белән котлыйм. Киләсе көннәрнең сиңа бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныңның — тынычлык, тәнеңнең —саулык, тормышыңның — муллык белән ташып торуын телим. . минем уйлавымча саулык һәм муллык әле ул тулы бәхет үк шикелле түгел. Монда нәрсәдер җитеп бетмидер кебек. Шуңа бәйләп минем өч нәрсә турында әйтеп үтәсе килә. Ул да булса вакыт, әйткән сүз һәм мөмкинлек. Һәрнәрсәне кире алып була: биргән акчаны да, тузган киемне дә, хәтта сынган кулны да ялгап була, тик узган вакытны беркайчан да кайтарып булмый. Шулай ук, әйткән сүз — аткан ук: нәрсә генә эшләсәң дә, авыздан чыккан сүзне кире кертеп куеп булмый. Һәм инде мөмкинлек. Бер мөмкинлекне кулдан ычкындырсаң ул сиңа кире әйләнеп кайтмас. Бу сүзләрем белән кадерле . шуны әйтәсем килә. Кирәкле вакытта тиешле сүзеңне әйтеп үз мөмкинлегеңне кулдан ычкындырмый гына яшәсәң иң уңышлы кеше булырсың. Ә уңыш ул — ярты бәхет. . саулык, байлык, уңышлар сиңа!

    8 мартка котлау

    Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә.

    Булган ир — ат булдыра ул, сүз дә юк тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне хатын-кыз иң оста башкаручы зат.

    Ә инде өй салуга килсәк, өй салу — зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә, сүз дә юк, әмма аны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү — хатын кыз гына башкара торган гамәл.

    Малай табу, үстерү, тәбияләү турында әйтеп тә тору кирәкми инде. Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат — ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә.

    Читайте также:  К чему снится выигрыш машины

    Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

    Туйга котлау (акрошигырь «С днем свадьбы»)

    Сөюнең өр яңа таңына кергәндә

    Дөньяда иң изге теләкләр көйләнә

    Назларга үрелеп, язларга төренеп

    Елларның бик җиңел үтүе теләнә

    Мин дә бары якты, матур теләк

    Сезгә телим шушы бәйрәмдә

    Вакыт агышына бер дә бирешмичә

    Алга атлагыз сез биек үрләргә

    Давылларга каршы сөюегез

    Ь булсын һәрчак бәхет сагында

    Беркайчанда шуны онытмагыз: бәхет бар ул

    Ышаныгыз, бәхет бар ул дөньяда.

    Тагын.

    5 бит (барлыгы 9)

    • «
    • Беренчесе
    • Артка
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5
    • 6
    • 7
    • 8
    • 9
    • Алга
    • Соңгысы
    • »

    Архив категории »Туган көн белән котлау «

    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа

    12 Фев 2016 | Автор: admin

    Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа го­мернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.

    Улыбыз безнең — күз нурыбыз
    Йөрәгебезнең назлы моңы.
    Иман нуры йөзләреңдә,
    Җылы караш күзләреңдә.
    Алла биргән син бүләк,
    Тормышыбызның син терәге.
    Гомер юлың озын булсын,
    Кояш нуры сибеп торсын.
    Мәрхәмәтле бул син, улым,
    Якты булсын синен юлың.
    Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
    Юлдаш булсын сиңа догабыз.

    Кадерле абыем! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, уңышлар телибез.
    Чын ир егет гел ярдәмчел була
    Минем абыем шикелле.
    Таяныч һәм терәк тоеп яшим
    Абыем яхшы булганга.
    Бик бәхетле, озын гомер телим,
    Абыем, сиңа дөньяда.
    Булышасың һаман чын күңелдән
    Кулыңнан килгән кадәрле .
    Горурланам, абыем, синең белән
    Син миңа шундый кадерле!

    Иң изге теләкләр белән сеңелең …..
    ***

    Кадерлебез, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине яратабыз!
    Күпме булса җирдә изге теләк
    Без телибез сиңа барын да.
    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
    Туар көннең һәрбер таңында.
    100 ел яшә әле бирешмичә,
    Баш имичә кырыс җилләргә.
    Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
    Терәк булып безнең иңнәргә.
    Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
    Шушы бәхет читләп үтмәсен.

    Кадерле тормыш ип­тәшем, әниебез, әбие­без, кодагыебыз, күрше­без! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер, шатлык-куанычлар телибез.
    Карашларың җылы яңгыр кебек,
    Елмаюың айдай сөйкемле.
    Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
    Кояш чәчкән нурлар шикелле!
    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
    Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең ……
    ***

    Сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Ходай сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.
    Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,
    Тормыш йөген икәү тартканга.
    Сикәлтәле юлларны үткәндә
    Сер бирмәгән өчен ятларга.
    Рәхмәт сиңа, җаным-карлыгачым,
    Мине аңлап, юлны биргәнгә.
    Ир — баш, хатын — муен, диеп,
    Тормыш юлын ипләп үткәнгә.
    Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,
    Гомер буе сабыр булганга
    Сабыр төбе — сары алтын, диләр,
    Шул сүзләрне истә тотканга.
    Энҗе туйга хәтле яшәдек.
    Раббым язсын озак яшәргә.
    Алтын туйны бергә каршылап,
    Бриллиант туйга да җитәргә.

    Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың…..
    ***

    Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз.
    Бәйрәмегез белән котлап,
    Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
    Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
    Пар канатлар булып яшәгез.
    Безне кеше итү өчен
    Китте бөтен көчегез.
    Шуңа да сез безнең өчен
    Алтынга тиң кеше сез.
    Илле биш ел! Шактый вакыт
    Парлап гомер ителгән.
    Бер-берегезгә терәк булып,
    Озын юллар үтелгән,
    Серле йомгак сүтелгән.
    55 еллык туй көнендә
    Тигезлик телик, бәхет.
    Сезнең белән, әти-әни,
    Яшәүләр шундый рәхәт,
    Бездән сезгә зур рәхмәт.

    Читайте также:  Девушка красит ресницы

    Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, онык-оныкчыкларыгыз.
    ***

    Кадерле туганыбыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, бала-оныкларыңның куанычын күреп, Муса белән бергә озын-озак гомер кичерергә язсын.
    Гомерең хәзинәсенә
    Өстәлде тагын бер ел,
    Моңайма еллар үтә дип,
    Елмай син — бәхетле бул!
    Котлы булсын бәйрәмең,
    Тыныч булсын күңелең,
    Шатлык-сөенечләр белән
    Тулы булсын гомерең!
    Гамьле еллар, ямьле көннәр
    Телибез чын йөрәктән!
    Һич кичекми чынга ашсын
    Безнең күркәм теләкләр!

    Иң изге теләкләр белән туганнарың:
    ***

    Кадерлебез, сине их­лас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч, тигез, озын гомер, шатлык-куанычлар телибез.
    Күпме булса җирдә изге теләк —
    Без телибез сиңа барын да.
    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
    Туган көннең һәрбер таңында.
    Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
    Изгелекләр булып кайтсыннар.
    Туар таңнар алып килсен сиңа
    Сәламәтлек, бары шатлыклар!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең
    ***
    Кадерле туганыбыз Разия апа! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез, озын гомер, бала-оныкыларыгызның куанычларын күреп яшәргә язсын.
    Туганлыкны саклап яшик шулай
    Бер-беребезнең хәлен белешеп.
    Кайгы килсә бергә уртаклашып,
    Шатлыкларны бергә бүлешеп.

    Күңеле алтын кешенең
    Бәйрәме дә күңелле.
    Көн дә үткәрәсекилеп
    Тора туган көнеңне.
    Туган көндә үзеңне дә
    Мактыйсы килеп тора.
    Мактап тормыйм,
    Шәплегеңне
    Барсы да белеп тора.
    Бәхет кенә алып килсен
    Туасы иртәләрең.
    Татып яшә дуслар иңен,
    Гүзәлләр иркәләвен.
    Кайгылары урап үтсен,
    Авырлыклар җиңелсен.
    Юкка-барга баш иярлек
    Егет түгел инде син.
    Шатлыкларың артып торсын,
    Калкып торсын кесәң дә.
    Бу заманда ул да кирәк,
    Нәрсә генә дисәң дә.

    Поздравления с днем рождения на татарском языке

    Туган көн белән котлаулар

    Бүген сине ң туган көн !

    И ң бәхетле һә м якты көн ,
    Бу доньяга син туган көн !
    Елмай ә ле,монайма син
    Тагын бер ел үткән ө чен.

    Туган көннәр өстәп торсын
    Тик бәхетле еллар.
    Киләчәктә сине көтсен
    Ки ң һә м якты юллар!

    Шатлан ә ле бу доньяда
    Яшәүгә сөелеп – сөеп .
    Синен ө чен ал та ң ата,
    Ай нурланып тора, биеп.

    Уфтанма син, моңсуланма
    Еллар җ итез чаба диеп.
    Алда ә ле озын Гомер,
    Син менәсе урләр биек.

    Бүген сине ң туган көнең
    Ак теләкләргә бай көнең .
    Янәшәндә дус-туганнар,
    Якыннары ң бар көнең .

    Сәләмәт бул, кайгы күрмә ,
    Һә рчак балкып торсын йөзең .
    Шатлык белән куанычтан,
    Нурлар чәчеп торсын кузе ң .

    Бәйрәм булсын мөбарәк,

    Табын булсын түгәрәк.

    Гел каршылыйк бергәләп.

    Язлар гына бүләк итәдер ул,

    Бу дөньяга синдәй затларны.

    Рәхмәтләргә кушып кабул итче,

    Йөрәктәге барлык назларны.

    Бакчаларда кошлар сайрап туймый,

    Сине котлап туган көнеңдә.

    Изгелекләр генә терки барыр,

    Фәрештәләр синең иңеңдә.

    Хисләр ташый йөрәк түреннән,

    Саф теләкләр булып түгелә.

    Сине туган көнең белән,

    Тәбрик итәбез чын куңелдән.

    Тормыш юлын уз син шатлык белән,

    Авырлыклар юлдаш булмасын.

    Озын юлда баскан эзең калсын,

    Вак яңгырлар аны юмасын.

    Туган көнең котлы булсын,

    Бу көн шулай куңелледер.

    Бу дөнья шулай яктыдыр,

    Бөтен җиһан шатлангандыр,

    Тирә-якта һәрчак бәйрәм,

    Бугенгедәй сөйкемле бул.

    Бугенгедәй бәхетле бул.

    Җәй гөлләре үскәндә дә,

    Яз яфраклар ярганда да,

    Көз җилләре искәндә дә,

    Җиргә карлар яуганда да.

    Туган көнең белән

    Котлыйм сине ихлас йөрәктән.

    Тормыш сынаулары аз булмады,

    Дөнья сине өйрәткән.

    Синең алда әле иксез-чиксез юллар,

    Үтәсе дә әле үтәсе.

    Айлы булсын гомер кичләрең,

    Якты булсын таңнар иртәсе,

    Сиңа әле дөнья көтәсе.

    Синең өчен гөлләр чәчәк атсын.

    Тыныч булсын кичең, төннәрең.

    Сайрар кошлар синең өчен генә,

    Багышласын иде көйләрен.

    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

    Читайте также:  Как нашить шеврон

    Өлеш чыксын сиңа мул гына.

    Без телибез сиңа ак бәхетләр,

    Шатлыкларга илткән юл гына.

    Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

    Күңелеңдә калсын уелып.

    Тәбриклибез сине чын күңелдән,

    Барыбыз да бергә җыелып.

    Салкын карлы кышта тусаң да син,

    Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

    Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

    Балкып яшә гомер-гомергә.

    Өстәлдә тагын бер ел.

    Моңайма еллар утә дип,

    Елмай син бәхетле бул.

    Котлы булсын бәйрәмең,

    Тыныч булсын куңелең.

    Тулы булсын гөмерең.

    Гамьле еллар, ямьле көннәр,

    Телибез чын йөрәктән.

    Һич кичекми чынга ашсын,

    Безнең күркәм теләкләр.

    Тәуфигың булса, бәхетең булыр,

    Югалтма син тәуфыйк ачкычын.

    __ яшь тулды, мендең инде,

    Балакчакның соңгы баскычын.

    Еллар үтсен тынычлыгы белән,

    Килсен яшьнең 80-90ы.

    Сәләмәтлек телим гөмерегез буйларына,

    Бәхет алып килсен һәр таңы.

    Акча боза, диләр, тик шулай да,

    Туган көнгә телим аны да.

    Дус-туганнар борчу китермәсен,

    Алар һәрчак булсын яныңда.

    Сөйкемле карашың кояшка тиң ,

    Бар тормышны нурга кумәсең.

    Бу дөньяның барлык хикмәтләрен,

    Бары тик син генә беләсең.

    Тормышта гел ярдәм итеп тора,

    Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

    Иркәлисең, яратасың, юатасың,

    Тыңлыйсың да, аңлыйсың да узең.

    Сәләмәтлек, озын гөмер язсын,

    Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.

    Күңелең синең күтәренке булсын,

    Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

    Җәйнең матур көннәрендә

    Син дөньяга килгәнсең.

    Йөзең айдай, сүзең балдай,

    Ирең ничек яратмасын

    Син Сандугач баласын.

    Бик күпләрне көнләштереп

    Язсын әле күрергә.

    Йомшак ефәк чәчкәйләрең

    Көзләрең дә язлар булып,

    Кышларың да җәйдәй булсын,

    Йортыңда нур балкысын,

    Бәхет, шатлык тулып торсын,

    Кояш гел елмаеп торсын

    Ходай сиңа насыйп иткән

    Җир йөзенә туарга.

    Пар атларда апкайтканнар

    Бәхеткәең ташып торсын,

    Йөрсәң дә син кайларда.

    Очра син гөмер юлыңда,

    Яхшы кешеләр генә.

    Авыр чакта таянырлык,

    Үзең ишеләр генә.

    Туган көнең белән, дустым,

    Көләч булсын йөзләрең.

    Бакчадагы гөлләр кебек,

    Ямьле үтсен көннәрең.

    Сезне һәрчак, һәр почмакта,

    Бәхет елмаеп көтеп торсын.

    Кысып кочаклап алсын да,

    Гел үзенеке итсен.

    Туктап калма ярты юлда,

    Бәхетең өчен көрәш.

    Үзеңнән артык калганын-

    Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син,

    Йолдызлар да тубән атыла.

    Синең бәхет алда булыр әле,

    Көтеп алган бәхет татлырак.

    Йолдызның да ае бар дисең син,

    Синең пар да ерак йөрмидер.

    Ул да сина бер көн килер әле,

    Син көткәнен генә белмидер.

    Туган көнең белән котлыйм,

    Бәхетең ташып аксын.

    Чибәр-чибәр егетләр дә,

    Синең яныңа чапсын.

    Туган көнең котлы булсын,

    Кояш сиңа елмайсын.

    Һәр туачак кояшлы көн,

    Чиксез шатлык юрасын.

    Бәхетле бул, шатлан һәм көл,

    Ярың белән янәшә.

    Барысы да синең кулда,

    Кадерен белеп яшә.

    Туган көнең белән тәбрик итәм,

    Сәламәтлек теләп иң элек.

    Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,

    Күңелләрдә булган саф хисләр.

    Озын гөмер, якты матур тормыш,

    Минем сиңа әйтер теләкләр.

    Син туган көн бик күңелле булган,

    Табигать тә калган тынычлап.

    Туган көнгә күркәм теләкләрне,

    Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

    Беркайчан да саулык ташламасын,

    Бәхетләрең булсын түгәрәк.

    Шатлык арты шатлык килеп торсын,

    Бала-чага үссен тәгәрәп.

    Туган көнең котлы булсын,

    Бу көн шулай күңелледер.

    Бу дөнья шулай яктыдыр,

    Бөтен җиһан шатлангандыр,

    Тирә якта һәрчак бәйрәм,

    Бүгенгедәй сөйкемле бул,

    Бүгенгедәй бәхетле бул.

    Җәй гөлләре үскәндә дә,

    Яз яфраклар ярганда да,

    Көз җилләре искәндә дә,

    Җиргә карлар яуганда да.

    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

    Ягымлы, шат булсын күңелең.

    Озын гомер, бәхет-шатлык белән

    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

    Көннәреңне шатлык бизәсен.

    Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

    Шушы бәхет читләп үтмәсен.

    Җир өстенең җем-җем ак карларын
    Килә сезгә бүләк итәсе.
    Дөньядагы матур сүзләрнең дә
    Иң җылысын килә әйтәсе.

    Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
    Ягымлы, шат булсын күңелегез.
    Озын гомер, бәхет-шатлык белән
    Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

    «>

Ссылка на основную публикацию
Adblock detector